2013 елның 21 декабрендә Кама Тамагы муниципаль районының Куйбышев Затон штп беренче тапкыр наркотикларга карша хәйрия рок – концерты булып узды. Бәйрәмне Затон мәктәбенең 9 сыйныф укучыларының ата-аналары һәм сыйныф җитәкчесе Гайнуллина Л.С. оештырды.
Хәзерге яшүсмерләрнең күбесе рок белән кызыксына, ләкин аларның күпчелеге әлеге юнәлешне тулысынча аңлап бетерми, күп кеше рокны хулиганлык белән бәйли. Ләкин бу дөрес түгел.
Әлеге чара бу юнәлешне аңлатырга һәм шулай ук яшүсмерләрдә начар гадәтләргә карата тискәре караш булдыруга, яшьләргә ял оештыруга, төрле җирлекләрдә яшәүче яшьләрне берләштерүгә юнәлтелгән иде. Шуның өчен дә әлеге чарага SMS – балалар, “Ачкыч” волонтерлар юнәлеше, “Тавыш” отряды җәлеп ителде.
Чара өч буын арасындагы бәйләнешне күзәтте: яшүсмерләр, яшьләр һәм олы кешеләр. Концертта затон укучылары, Тәтеш шәһәренең рок төркеме, укучыларның яшь чакларында музкаль төркемнәрен булдырган әтиләре катнашты. Зал алкошлардан гөрләп торды.