"Чисталык дәресе" акциясе

2013 елның 23 декабре, дүшәмбе

     Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 11 нче декабреннән булган 2550-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә 2013 елның 23 декабрендә Кама Тамагы муниципаль районының белем бирү учрежденияләрендә  "Чисталык дәресе акциясе" республика табигать саклау акциясе  узды.

     Әлеге акция кысаларында әңгәмәләр, дискуссияләр, конкурслар үткәрелде. Барлык чаралар да уенлы, иҗади формада үтте. Чарада өстәмә белем бирү оешмалары, профильле идарә белгечләре катнашты.

     Иң кызыклы чаралар: Ток-шоу "Чүпләрне җыябыз - поселокны коткарабыз", 9-11 сыныфлар (Затон, Тәмте урта мәктәпләре), 1-4 сыйныфлар катнашында "Китапны сакла" акциясе (Кирельск, Кама Тамагы мәктәпләре), "Табигатьне һәлак итмәгез!" рәсемнәр һәм плакатлар конкурсы, 5-8 сыйныфлар (Затон, Кама Тамагы, Иске Казиле урта мәктәпләре), "Агачлар кыш көне" исеме астында урманга экскурсия, 5 сыйныф ( Олы Кариле, Тәмте, Затон урта мәктәпләре), "Табигатьне саклау - сәламәтлекне саклау"  исеме астында уйланулар дәресе, 6-7 сыйныфлар, "Табигаткә яхшылык кына бир" ата-аналар белән сыйныф сәгате һ.б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International