Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Зөфәр Гарәфиев берничә авыл хуҗалыгы бүлекчәләрендә булып, терлекчелек, сөт күрсәткечләре һәм хайваннарны кышлату халәте белән танышып чыкты. Зөфәр Гарәфиев белән аның ярдәмчесе Илһам Гыймадиев һәм Кама Тамагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе эшләрен башкаручы Алберт Фатыхов та бар иде.
Әлеге эш визиты барышында алар Барыш, Олы Бортас, Олы Салтык бүлекчәләрендә һәм Ленин исемендәге хуҗалыкта булдылар.
Район Башлыгы Зөфәр Гарәфиев игъибарын аеруча хайваннарның көндезге рационына, терлек азыгы запасына, аның сыйфатына, технологик таләпләрне саклауга һәм авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшләүче хезмәткәрләрнең эш шартларына юнәлтте. Зөфәр Галимуллович терлекчеләр белән сөйләшеп түбәндәгеләрне билгеләде: бүгенге көндә сөт күрсәткечләрен узган елгы күрсәткечләрдән төшерергә ярамый, терлек санын арттыру өстендә тырышып эшләргә кирәк.