Кама Тамагы районы территориясендә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күп төрле коткаручылар ярышы – «Идел буе Кубогы»буенча төбәкара ярышларына старт бирелде.
Бу спорт ярышы гына түгел, ә чын гадәттән тыш хәлләргә мөмкин кадәр якынрак шартларда профессиональ күнекмәләрне җитди тикшерү. Кешеләрнең тормышы әлеге дистанцияләрдә эш итүнең җайга салынуына һәм карарлар кабул итүнең тизлегенә бәйле.
Катнашучыларны район башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең янгын сүндерү һәм авария-коткару эшләрен башкару идарәсе башлыгы Михаил Александрович Анисимов, Идел буе төбәк отрядының эзләү-коткару эшләре буенча отряд җитәкчесе урынбасары Александр Николаевич Шекуров сәламләде.