Тарихи момент: вакыт капсуласы 2045 елга җибәрелә 

2026 елның 22 сентябре, сишәмбе

 

Бүген Кама Тамагында Бөек Ватан сугышы обелискы янында мөһим вакыйга булды - монда вакыт капсуласы салынды, ул 2045 елда ачылачак.

Киләчәккә юлламаларын район башлыгы, Бөек Ватан сугышы ветераны һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар калдырды. Һәр хатта иң мөһиме-үткәннәрне хәтерләү, киләчәккә ышаныч һәм сакларга кирәк булган дөньяның кыйммәтен искә төшерү.

Бүгенге көндә безнең бурыч — хәтерне саклап калу һәм аны, чорлар арасында элемтә өзелмәсен өчен, киләчәккә тапшыру.

1945 → 2045. Буыннарны берләштерә торган хәтер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International