Ике ел элек Куйбышев Затон штп территориясендә Чувашиядән шәхси эшмәкәр Марс Әюпов ат фермасы оештыра.
– Мин малларны йөртү, атларны алып килү һәм сату өчен уңайлы керү-чыгу урыны эзләдем,– ди Марс Миңнезаһит улы. – Район үзәгендә эшем өчен уңайлы урын табылганга бик шат.
– Бизнесыгызны нидән башладыгыз?
Башкортстаннан 35 баш ат сатым алдым. Нигездә бияләр. Бүген ат фермасында 60 баш ат асрала. бу әле сатылган малларны исәпкә алмаганда.
– Төп юнәлеш буларак кайсын сайладыгыз?
– Без авыл хуҗалыгында кулланырга мөмкин булган эш атлары үрчетәбез. Узган елда районда гына да 15 баш ат саттык. Аларны шәхси ярдәмче хуҗалыкларында эшләү өчен фермерлар сатып алды.
– Чабыш атлары үстерәсезме?
– Әйе, әмма сату өчен түгел. Чабыш атлары бик кыйммәт, аларны үрчетү өчен күп шартлар таләп ителә. Шуңа күрә үзем өчен, әйтик, мавыгу өчен берничә баш асрыйбыз.