Хөрмәт итик

2014 елның 10 гыйнвары, җомга

    10 нчы гыйнвар көнне  Олы Бортас авылында яшәүче Рәйхана Вәлиева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны күркәм юбилее белән котларга МР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдан Шәймурзин һәм Олы Бортас авыл җирлеге башлыгы Радик Сәгъдиев килде.

     Вәлиева Рәйхана Тәхави кызы 1924 елның   10 январендә Олы Бортас авылында крестьян гаиләсендә туган.1932-1936 елларда Олы Бортас авылы башлангыч мәктәбендә белем ала. Сугыш башлангач 1942-1946 елларда Казанда 543 нче заводта эшли. 1946 елда сугыштан соң Фоат исемле Олы Бортас авылы егете белән тормыш башлап 3 бала үстерәләр. Хәзерге вакытта улы Фәрит һәм килене Дания тәрбиясендә  яши.

     Илдан Галимҗан улы аңа РФ президенты Владимир Путин котлау телеграммасын, МР башлыгы исеменнән бүләк җиткерде, җылы теләкләрен әйтте. Радик Сәгъдиев та авыл җирлеге исеменнән бүләк тапшырды. Рәйхана әби үзен хөрмәт иткән өчен олы рәхмәтен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International