2014 елның 8 гыйнвар көнне Иске Казиле авыл җирлеге коллективы Гатауллина Кәдрия Хәсбиулловнаны 60 яшьлек юбилее белән котлады. Кәдрия Хәсбиулловна 30 ел буена Иске Казиле авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе булып эшләде.
Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Зөфәр Гарәфиев исеменнән Кәдрия апаны Иске Казиле авыл җирлеге башлыгы Илдүс Сәгъдиев котлады һәм аңа матур теләкләр теләде. Шулай ук Иске Казиле авыл җирлеге коллективы бүләкләр тапшырды Кәрия Хәсбиулловнага бәхет, шатлык, сәламәтлек теләде. Мәдәният хезмәткәрләре традиция буенча матур җырлар башкардылар.