2014 елның 13 гыйнвар көнне Кама Тамагы штп. төп үзәк яңа ел чыршысы ябылды. Балалар һәм олылар өчен мәдәният хезмәткәрләре сәхнәләштерегән тамаша әзерләгәннәр иде. Кыш бабай, Кар кызы убырлы, ат, куян әлеге тамашаның төп персонажлары иде. Әлеге геройлар ике сәгать буена халыкны шатландырдылар, уеннар уйнаттылар, биеделәр, җырладылар. Ә инде бәйрәмнең иң актив тамашачылары Кыш бабайдан бүләкләр алдылар.