12 гыйнвар көнне Сөйки урта мәктәбендә өстәл теннисы буенча Кама Тамагы муниципаль районының ачык "Рыштуа" Беренчелеге булып узды. Әлеге ярышта Апас муниципаль районыннан, Сөйки һәм Иске Казиле авыл җирлекләреннән булган балалар катнашты.
1999-2001 елгы яшүсмерләр арасында финалда беренче урынны Апас егете Айзил Вәлиев, икенче урынны Салават Мавлетов, өченче урынны Иске казиле авыл җирлегеннән Динур Сөләйманов яулады.
1997-1998 елгы егетләр арасында беренче урынны шулай ук Апас егете Алмаз Юнусов, икенче, өченче урыннарны Сөйки егеләре Павел Лизнев һәм Анатолий Забегин яулады.
1996 елгылар һәм алардан зуррак яшүсмерләр арасында Сөйки авылыннан Анатолий Демченко беренче урынга ия булды. Икенче һәм өченче урыннар апалыларда булды: Андрей Мунтян һәм Раил Латыпов.
1999-2001 елгы кызлар арасында иң яхшы нәтиҗәне Сөйки кызы Екатерина Григорьева күрсәтте.Икенче урынны исә Мария Глинникова яулады.
1997-1998 елгылар арасында Апас районыннан Диана Әфләтүнова җиңүче булды. Икенче һәм өченче урыннарны Сөйки кызлары Анастасия Евсеева һәм Анастасия Чередилина яулады.
Команда ярышларында турнирда җиңүне Апас спортсменнары яулады. Икенче урын сөйкилеләргә, өченче урын исә искеказилеләргә эләкте.