Иске Казиле авыл җирлегендә Мәүлид бәйрәме

2014 елның 17 гыйнвары, җомга

14 гыйнвар көнне  Иске Казиле авыл җирлегенә кергән Каратал авылы мәдәният йортында “Мәүлид бәйрәме” үткәрелде. Бәйрәмгә Иске Казиле, Каратал, Атабай, Бишалаб авылларыннан куп санлы дин кардәшләребез җыелган иде. Алар, Пәйгамбәребезнең шәфәгатен (кыямәт көнендә яклавын) өмет итеп салаватлар әйттеләр. Бергәләшеп, Пәйгамбәребез, аның якыннары, сәхабәләр, вафат булган әрвахлар рухына багышлап, изге китаптан аятьләр, догалар укыдылар, зикер, мөнәҗәтләр әйттеләр,  теләкләр теләделәр. Кичәдә Кама Тамагы  районы мөхтәсибе, Олы Салтык авылының имам-хатибы Галимулла хәзрәт, Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең иҗтимагый мәсәләләр буенча  урынбасары  Шәйморзин Илдан Галимҗан улы, Каратал авылының имам хатибы Яруллин Галимҗан абый, Иске Казиле авылының имам хатибы Шәйхетдинов Гали абый, Иске Барыш авылыннан делегация катнашты. Бәйрәм Иске Казиле авыл җирлеге хезмәткәрләре әзерләгән чәй табыны артында дәвам итте.  Чәй табынын уздыруга үзләреннән өлеш керткән авылдашларыбызга зур рәхмәтебезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International