Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Кама Тамагы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында мәгълүмат
Районның тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Районның муниципаль берәмлекләре
Районның геральдикасы
Район турында
Районның картасы
Архитектура һәм шәһәр төзелеше
Кама Тамагы якташлар җәмгыяте
Районда туган мәшһүр кешеләр
Халыкара бәйләнешләр
Матди ярдәм
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Туризм
Һава торышы
Татарстан Президентының «Безнең ишегалды» программасы
Кама Тамагы районы муниципаль берәмлекләре урамнары реестры
Район тормышы
Районның оешмалары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципальный контроль
Программалар, проектлар, конкурслар
Планнар һәм тикшерүләр нәтиҗәләре
Кадрлар сәясәте
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Ришвәтчелеккә каршы тору
Хокукый агарту
Район комиссияләре
Территориаль сайлау комиссиясе (ИКМО)
Иҗтимагый совет
Тематик бүлекләр
2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу
Инициатив бюджет
КЕЧЕ ҺӘМ УРТА ЭШМӘКӘРЛЕК
Милли проектлар
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Кама Тамагы районы Башкарма комитеты комиссиясе
Документлар
Пресс - хезмәт
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортаж
Район Башлыгының шәхси блогы
Элемтә
Халык мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү вакыты
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Халык мөрәҗәгатьләре буенча җаваплылар
Норматив-хокукый база
Кире элемтә
Муниципаль районнар
Кама Тамагы муниципаль районы
Очрашулар үзара мөнәсәбәтне ныгыта
2014 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе
Узган дүшәмбедә 2013 елда муниципаль берәмлекләрне социаль-икътисадый үстерү йомгаклары буенча урыннарда гражданнар җыелышы башланды. Шәһәр һәм авыл җирлекләрендә 2014 елга планнар һәм бурычлар билгеләнә.
Беренче җыелыш Олы Карамалда үткәрелде, аның эшендә муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев катнашты. Бу көнне ата-бабаларыбызның изге йолаларын саклап, китапханәдә Мәүлет бәйрәме үткәргәннәр иде. Узган елгы эш нәтиҗәләре буенча җирлек башлыгы Эдуард Байдамшин отчет ясады. Ул җирлеккә паспорт белешмәсе биреп, демографик хәлне сурәтләде: анда 326 кеше яши (+4), ике бала туган, өч кеше үлгән, ике никах теркәлгән.
“Эшебезнең максаты- халык өчен шартлар тудыру”,-диде җирлек башлыгы. Ул шулай ук ике ел дәвам итүче мәчет төзелешендә катнашучыларга да рәхмәт белдерде. Янгын сүндерү машинасын комплектлаганнар. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда асралучы терлекләрнең баш саны арта, әмма җитештергән продукцияне куяр урын юк, кабул итүчеләр дә бик арзанга ала. Җирлек башлыгы 2013 елдагы төзекләндерү, мәдәни-масса эшчәнлеге юнәлешләре турында сөйләде. Алар әлеге мәдәни чараларны агымдагы елда да дәвам итәргә уйлыйлар. Залдан су белән тәэмин итү турында сорау бирелде. Зөфәр Галимулла улы аларга ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Энҗекәй Галимова авырып китү сәбәпле, укытучы Гөлшат Мөхәммәтшина территориаль иҗтимагый җирле үзидарә эше турында сөйләде. Район башлыгы кешеләр арасында аңлату эшләре алып барырга кирәклеген ассызыклады. Билге өчен генә эшләмәскә иде. Аннан соң Миндел Мөхәммәтшин мәчет төзелешендә ярдәм күрсәтүчеләрне тәфсилләп, беренче чиратта район башлыгына рәхмәт белдерде. “Кама Тамагы”АХП җитәкчесе Рифат Вәлиев сүз алып, узган елгы терлекчелек һәм үсемлекчелектәге күрсәткечләргә тукталды. “354 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продуктлары саттык- бу бик аз. Шуңа күрә алга куелган бурыч- продукция сатып 580 миллин сум акча эшләү.
Җир пайлары буенча бурычлар юк. Әгәр салам, печән кирәк булса ярдәм итә алабыз”,-диде Рифат Фоат улы.
Аннан соң республика программаларын тормышка ашыруда башкарылган эшләр, барлык юнәлешләр буенча район инфраструктурасы эше, 2014 елга планнар һәм бурычлар турында сүз булды.
Авылда яшәүчеләр яңа клуб өчен урындыклар кирәклеге, Казан-Шонгаты трассасын ремонтлау турында сорау бирделәр. “Фоника гипс” ООО заводының эше белән кызыксындылар, ШЯХ кредиты өчен субсидиянең вакытында бирелмәвен әйттеләр. Барлык сорауларга да компетентлы җаваплар алынды. Активист, пенсионер Әхәт Сәгъдиев халыкны бердәмлеккә чакырды. Җыелыш ахырында район җитәкчелеге һәм авыл җирлеге исеменнән ветеран Мөһим Нәҗмиевка туган көне белән котлап, бүләк тапшырылды.
Кече Карамал
Шул ук көнне охшаш сценарий буенча Уразлино авыл җирлегендә яшәүчеләрнең җыелышы да үткәрелде. Шушы муниципаль берәмлеккә кергән өч авылда (Уразлино, Кече Карамал һәм Сатлыган) яшәүчеләр Кече Карамал авыл клубына җыелды.
Отчет доклады белән җирлек башлыгы Мөнир Хәмидуллин чыкты. Аның чыгышы узган елда башкарылган эшләр-саннар һәм фактлар белән китерелде. Ул демография, төзекләндерү, су белән тәэмин итү, территорияләрне чистарту, юллар, авылда яшәүчеләрнең авыл җирлеге үткәргән чараларда катнашуы турында сөйләде. Шул ук вакытта авылда яшәүче халыкның җирле хакимиятнең җәмәгать эшләрендә, өмәләрдә катнашуга чакыруын бертөрле кабул итмәүләре әйтелде.
Территориаль иҗтимагый җирле үзидарә рәисе Надежда Нәбиева җыелышта борчылып чыгыш ясады: ”Без Уразлинода 12 ел яшибез, бары тик узган ел гына өйгә су кертә алдык». Ул район башлыгына ярдәме өчен рәхмәт белдерде, чөнки һәр хуҗалыктан җыелган 4,5 мең сум акчага суүткәргеч салып булмый. Аның тагын бер үтенече бар иде – юлларга вак таш җәю. Аңа һәм авылда яшәүчеләргә аңлатма бирелде: инициативалы муниципалитетларга дәүләт киләчәктә дә финанс ярдәме күрсәтәчәк. Аларга кайбер шартларны гына үтәргә кирәк.
“Кама Тамагы” АХП җитәкчесе Рифат Вәлиев предприятиенең узган елгы эш йомгаклары турында отчет ясады, терлекчелектә һәм үсемлекчелектәге күрсәткечләргә тукталды, шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен терлек азыгына мохтаҗларга ярдәм күрсәтү мөмкинлеген аңлатты. Җирләрен арендага бирүчеләргә җир өчен түләнгән салымны ни өчен кире кайтармаулары турында сорау бирелде. Инвестор белән косультациядән соң “Идел таңнары” (“Волжские зори”) газетасында аңлатма бирергә булды. Залдан сораулар һәм теләкләр әйтелде. Шуларның берсе беренчел товарлар белән сәүдә итүне оештыруга кагыла иде. Округтагы эш турында Уразлино авыл җирлегеннән муниципаль район Советы депутаты “Волжские зори” (“Идел таңнары”) газетасы баш мөхәррире Виталий Юманов отчет ясады.
Ахыpдан муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев Федераль һәм республика программаларын үтәү турында мәгълүмат бирде. Сүз гамәлдәге барлык программалар буенча торак, участковыйлар өчен йорт, ФАПлар, клублар, юллар, спорт мәйданчыклары, тротуарлар төзелеше, инвалидлар өчен кулай мохит булдыру, социаль-мәдәни билгеләнештәге объектларны ремонтлау, шулай ук авыл хуҗалыгы тармагы, сәнәгать, гаилә фермалары эше турында сүз булды. Имин булмаган гаиләләр белән эшләү, демография һәм кайбер башка проблемалар да читтә калмады.
Җыелыштан соң Зөфәр Галимулла улы шәхси сораулар буенча гражданнар кабул итте.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
«Бердәм Россия» партиясенең Кама Тамагы җирле бүлекчәсе башкарма секретаре өлкәннәр өчен аңлату лекциясе үткәрде
«Бердәм Россия» партиясенең Кама Тамагы җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Алинә Миңнегалиева «Кама таңнары» коммерцияле булмаган автоном оешмасында өлкәннәр өчен мошенниклардан саклану ысуллары турында аңлату лекциясе үткәрде
МСП.РФ цифрлы платформасында ташламалы ставкалар буенча микрофинанс продуктларына гаризалар кабул итү.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы буйсынуындагы «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясе (алга таба – Фонд) микрофинанс продуктларына заявкаларны КУЭ санлы платформасында ташламалы ставкалар буенча кабул итә.https://lk.dashamail.ru/stat/preview.php?hc=534076&ss=a02f20f314aa15466835cd16ad9525ec
19
апрель, 2026 ел
Мини-футбол буенча муниципаль ярышлар узды
«Кама-Арена» футбол манежында районыбыз оешмалары, предприятиеләре һәм учреждениеләре арасында мини-футбол буенча традицион муниципаль ярышлар узды
17
апрель, 2026 ел
Өмәләр бистәнең төрле өлешләрендә дәвам итә
Өмәләр бистәнең төрле өлешләрендә дәвам итә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз