Авыруларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү

2014 елның 30 июле, чәршәмбе

Республикада медицина учреждениеләренә шикаятьләр саны артуга бәйле рәвештә авыруларга хезмәт күрсәтүдә яңа стандартлар кертелә.

Татарстанның барлык поликлиникаларына “Заманча поликлиника. Җитәкчегә ярдәмгә” пособиеләре җибәрелгән, аны Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы раслаган. Анда медицина хезмәткәрләренең авырулар белән ничек сөйләшүе детальләп күрсәтелә. Итагатьле, кеше хәлен аңлый белү- авырулар белән эшләүдә әнә шулар төп сыйфатлар булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International