Бал Спасы бик борынгы, православияле, тамырлары белән 12 йөзъеллыкка китүче бәйрәм. Коткаручыга багышланган 3 август бәйрәменең берсен бәйрәм итү мөмкинлеге Тәмте авыл халкына һәм килгән кунакларга төште.
Бәйрәм итү яңа балны тәкъдисеннән башланды. “Медовый Спас-затей припас” исемендәге чарада олылар да,кечеләр дә катныштылар: балга багышланган табышмакларга җавап эзләделәр,мәкальләр әйтештеләр,төрле уеннар уйнадылар. “Халык тануы” дип исемләнгән площадкада төрледән-төрле бал кабып карап ошаганына тавыш бирергә мөмкинлек бар иде. Җиңүче итеп Булат Фатыхов исәпләнде. Ерак түгел чәй өстәле әзерләнгән иде.Кунакларга һәм катнашучыларга бал белән коймактан авыз итү мөмкинлеге булды.
Бәйрәмнең бизәге булып Красновидово- ансамбль "Оберег" ,Осинники- ансамбль "Сударушка" һәм җирле коллектив - "Лебеда"хоры иҗади коллективларнын чыгышлары тордылар.Бөтен әйбер дә яхшы иде бу көнне: көне дә матур, бәйрәмнең оештырылуы, килгән кешеләрнен күп санда булулары, авыл мәдәният йорты каршысы яхшы кушавызга ошап тора иде. Медовый Спас Тәмте авылының матур традициясе булып калыр дип уйлап калабыз.