Ана капиталына сертификатлар тапшыру

2014 елның 15 августы, җомга

14 августта муниципаль район  башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә тантаналы рәвештә ана капиталына  сертификатлар тапшырылды.

Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Илмир Гыйлметдинов аларны Кама Тамагы штпдан Гөлсинә Кәримова, Ландыш Җамалиева, Гөлия Хәмзинага, Куйбышев Затоннан ,Римма Заһидуллина, Светлана Старостинага бирде.. Ата-аналарга теләкләрен яшьләр бүлеге вәкиле Кочетков А.П. җиткерде һәм балаларга истәлекле бүләкләр бирде.

Шушындый ата-аналар өчен оештырылган бәйрәмнәр гел булып тора. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Е.Т.Халикова ата-аналарны балалары туу белән котлады,шушы гаиләләрдә балалар икенче,димәк алар ана капиталы сертификатына лаеклы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International