2013 елда халык хоры исемен алган, 15 августта “Волжанка» хоры (җитәкчеләре Александр Захаров, җырчылар -Луиза Микерина, Михаил Островидов, Римма Исмәгыйлева) Югары Ослан районының Верхняя Слобода авылында коцерт белән чыгыш ясады.
“Волжанка” хорның репертуары күп төрле. Ватан, хәрби-патриотик, әниләр турындагы җырлар. Луиза Микерина «Ложки», «Течет ручей», «Ой при лужке», «Распрягайте, хлопцы кони», Михаил Островидов «Ах, эта девушка», «Где ж ты, мой сад», Римма Исмәгыйлева башкаруындагы «Синий платочек» һәм «Молодушка» җырларын тамашачы җылы кабул итте. Залда утыручылар үтенече буенча башкарылган “Ромашки спрятались” җырына барысы да кушылып җырлады. Кара-каршы концертлар дәвам итә, 27 августта югарыосланлыларны Олы Мәрәтхуҗа авылында көтеп калабыз.