Ел саен ТРда “Россельхозцентр” филиалы район бүлеге белгечләре орлыкларның сорт сыйфатын билгеләү эшләрен башкара. ТРда “Россельхозцентр” филиалы район бүлеге җитәкчесе Роберт Ганибаев белән әңгәмә орлык сыйфатына анализ һәм контроль ысуллары, шушы эш төре буенча дәүләт йөкләмәсен үтәү , авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең апробация буенча эшләрне башкармауы нәтиҗәсендә орлыкларга сорт докуметлары бирелмәү мәсьәләләренә багышланды.Филиал орлыкларның сорт сыйфатын “Орлыкчылык турында”гы 149 нчы Федераль законның 26 маддәсе нигезендә алып бара. Шушы маддә нигезендә авыл хуҗалыгы үсемлекләре орлыклары сорт сыйфаты апробация үткәрү һәм чәчүләрне теркәү, грунт контроле һәм лаборатор сорт контроле белән билгеләнә.
Район буенча дәүләт йөкләмәсе 4405 гектар һәм ул бүгенге көнгә тулысынча үтәлгән. “Кама Тамагы” авыл хуҗалыгы предприятиесендә шушы средстволар хисабына 4059 гектар орлык мәйданы теркәлгән. “Олы Кариле” ААҖда – 181 гектар һәм “Торговый дом кедр” ООО – 165 гектар. Бүген район буенча чәчүлек орлыкларын апробацияләү һәм теркәү тулысынча тәмамланган.
Апробацияләү барышында ачыкланганча, “Кама Тамагы” авыл хуҗалыгы предприятиесендә генә тиешле сорт документлары бар. “Олы Кариле” ААҖда чәчүлек орлыкларын апробацияләү һәм теркәү көзге бодай һәм арпа басуларында башкарылган. Сабан бодае һәм борчакка документлар булмаганлыктан, бу чәчүләр теркәлмәгән.Чәчүләрне апробацияләү һәм теркәү буенча эшләр башкарылмаганлыктан орлыкларга сорт документлары булмаган авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге бу культуралар сортсыз дип санала һәм җитештерүченең 2015 елда дәүләт ярдәме алуда кыенлыклары килеп чыгарга мөмкин.
Барлык фермер хуҗалыкларында да апробация эшен башкару өчен бер генә сорт документы да юк. Шул сәбәпле алардагы барлык орлыклар сортсыз булып санала. Бу исә киләсе елда фермерларга дәүләт ярдәме бирүне куркыныч астына куя.Бу хәлне җайга салу һәм дәүләт ярдәмен тоткарлыкларсыз алу өчен хуҗалыклар орлыклар составыннан массакүләм репродукцияле орлыкларны алып, дөрес рәсмиләштерелгән сорт документлары белән югары репродукцияле орлыклар, ягъни сертификатлы орлыклар сатып алырга кирәк.