Мавыктыргыч сәяхать

2014 елның 22 августы, җомга

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында төрле катлам гаилә балалары өчен 21 августта Казанның гаилә- күңел ачу “Дейфи” үзәгенә сәяхәт оештырылды. Әлеге чарада күпбалалы, тулы булмаган һәм авыр тормыш хәлендә калган гаилә балалары, Украинадан күченеп кайтучылар балалары өчен оештырылды. Бер сәгать дәвамында балалар төрле аттракционнарда катнашты: автокарда йөрде, бер-берсе белән уен автоматларында ярышты, батутларда сикерде. Программа ахырында балаларга тантаналы шартларда канцтоварлар салынган пакет тапшырдылар. Уку елына мондый кирәкле һәм мөһим бүләкне “Ашан” кибете ясады. Балалар әлеге сәяхәттән бик күп җылы тәэсир алды һәм юл буе шул хакта сөйләшеп кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International