6 сентябрьдән Казанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкэлэре эшли башлады. Алар һәр шимбә үткәреләчәк.
Быел Казан шәһәренең Киров районында “Ягодная слобода” сәүдә үзәге каршында тагын бер ярминкә үз эшен башлады. Ярминкә Краснококшайская ур, 152/2 адресы буенча урнашкан. Беренче булып мәйданчыкта үзләренең продукцияләрен Кама Тамагы районы куя. Сөт, ит, яшелчә, бал сатылды.
Иртә таңнан, кояшлы көзге шимбәдә халык мәйданга ярминкәгә җыела башлады. Берәүләр үстергән уңышын сатыр өчен килгән булса, икенчеләр кышка әзерлек ясап берәр тәмле әйбер алырга дип килгәннәр.
Мәдәният хезмәткәрләре “2014 ел ярминкәсе” исемендәге күңелле концерт әзерләгәннәр. Сатып алучыларны ярминкәнең музыкаль фоны җәлеп итте. Раилә Биккинина, Светлана Курчаева, Любовь Валеева башкаруындагы җырлар тирә-як кешеләрнең кәефләрен күтәрде.
Алып баручылар (Е.В.Аносова, Л.Р.Киселева) Тимошка һәм Марьяна клоуннары булып бөтен кешене ярминкәгә дәшеп Кама Тамагы районының авыл хуҗалыгы продукциясен рекламаладылар. Бу эшкә матур һава торышы да булышты.