10 ел бер көн кебек

2014 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе
“Вересень” хоры Әниләр көненә багышланган концертка яңа җырлар әзерли. Район үзәгендә ветераннар хоры тамашачылар алдында беренче тапкыр 10 ел элек халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге ачылганда чыгыш ясый. Хорчылар да ул вакытта шул кадәр иде. Коллективның яртысы яше җитеп киткән, икенчесе җырга мәхәббәтне саклап, яңаларны җәлеп итә алган. 2005 елда хорга халык хоры исеме бирелә. Шул елны ук хор беренче тапкыр Лаеш районының Никольское авылында үткәрелүче «Каравон» фестивалендә катнаша. Шунда ук “Играй гармонь» программасы авторлары белән беренче тапкыр очраша. Ун ел эчендә коллектив нинди генә чараларда катнашмый һәм һәрвакыт халык хоры исемен раслый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International