Район үзәгендәге “Кояшкай” балалар бакчасында “Гаилә һәм балалар бакчасы балаларны тәрбияләүдә бердәм булырга тиеш” темасына гомуми ата-аналар җыелышы булды.
Кечкенә гражданнарны һәр яктан үстерү, аларга якыннарына, тирә-якка карата мәхәббәт уяту, игелеклелек, кызыксынучанлык тәрбияләү, акыл сәләтен үстерү, тулаем алганда, аларны тормышка әзерләү, үз куркынычсызлыгы турында уйларга һәм башкаларга өйрәтү белем бирү барышында катнашучыларның карашы бер булганда гына мөмкин. Ата-аналар шулай ук мәктәпкәчә уку оешмасының норматив- хокукый документлары, ТР мәгариф министрлыгының “Акча җыюны һәм җәлеп итүне тыю турында”гы хаты белән танышты.