Куйбышев ис.Затонда яшәүче Лотц Роза Витальевна үзенең 90-яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярның исендә 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы хәтирәләре калган.30 елдан артык ул мәктәптә укытучы булып эшләгән. Роза Витальевнаны юбилее белән котларга Кама Тамагы районы башлыгы Гарәфиев Зөфәр Галимулла улы һәм Куйбышев ис.Затон башкарма комитетының җитәкчесе Григорьева Гөлназ Ринат кызы килделәр.