Икенче чакырылыш муниципаль район Советының XXXIX утырышы

2014 елның 17 ноябре, дүшәмбе

Узган дүшәмбедә икенче чакырылыш муниципаль район Советының XXXIX утырышы үткәрелде, анда сигез мәсьәлә тикшерелде.

Депутатлар тикшерүенә 2014 елга һәм 2015-2016 елга план чорына бюджет буенча Совет карарына, шулай ук 2015 елга һәм 2016-2017 елга план чорына бюджет проектына үзгәрешләр кертүгә кагылышлы ике мәсьәләне һәм проектны беренче укылышта кабул итүгә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Дмитрий Юманов тәкъдим итте.

Муниципаль хезмәткәрләр һәм муниципаль вазыйфа башкаручы гражданнарга, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына керем, милек, чыгым турында кагылышлы мәгълүматлар, аларны җирле үзидарә органнары сайтларына урнаштыру һәм газетада бастыру, югарыда саналган процедураларны башкарырга тиешле) муниципаль хезмәт вазыйфасы исемлеге һәм муниципаль район иҗтимагый Советы турындагы положениегә кагылышлы алты мәсьәләне муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин кертте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International