10.11.2014 алып 17.11.2014 кадәр "Кама Тамагы Үзәк район больницасы" ашыгыч ярдәм бүлегенә төрле авырулар сәбәпле 134 чакыру булган, 11 кеше госпитальгә салынган. Кама Тамагылыларның медикларга мөрәҗәгать итүнең төп сәбәбе - гипертония авыруы - 35 чакыру. Юл-транспорт хәләкәтләре - чакыру юк. Буа шәһәренең күптамырлы үзәгенә 3 кеше җибәрелгән
Тәмте табиб амбулаториясенә 10 чакыру, Сөйки табиб амбулаториясенә 3 чакыру, Олы Кариле табиб амбулаториясенә 6 чакыру булды.
Искә төшереп китәбез, "Ашыгыч ярдәмне" "03" телефоны буенча, кәрәзле телефоннан "103" яисә "030" номерын җыеп чакыртып була (шалтырату бушлай). Тормышка куркыныч янаган чакта - "112" номерына шалтыратырга.