Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит!

2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе

17 ноябрьдән 28 ноябрьгә кадәр наркоконтрольнең барлык бүлекчәләрендә кабат “Кайнар линия” телефоннары эшли башлый, алар Татарстанда яшәүчеләрдән шалтыратулар кабул итәчәк.

“Кайнар линия” телефоныннан “Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит!” акциясе барышында наркотик чараларның законсыз әйләнеше, наркотиклар куллану һәм притоннар тоту фактлары турында хәбәр итәргә мөмкин. Тагын бер кат искәртәбез, наркоконтрольнең Яшел Үзән районара бүлеге телефоны: 8 (84371) 5-55-00. Татарстан наркоконтроль идарәсенең “ышаныч телефоны” үз эшен тәүлек дәвамында башкара: 8-(843) 274-30-30 һәм 273-43-45.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International