Пенсияне дәүләт финанславында катнашу шартларында федераль законга үзгәрешләр кертүгә бәйле рәвештә кайбер үзгәрешлә барлыкка килде.
Мәсәлән, Программага керү мөмкинлеге 2014 елның 31 декабренә кадәр озайтылды, ә яңа катнашучылар өчен беренче взнос ясау мөмкинлеге – 2015 елның 31 гыйнварына кадәр. Пенсияне дәүләт финанславы программасы турында тулы мәгълүматны www.pfrrt.ru сайтында һәм ТРда Пенсия фонды бүлегенең 8843-279-27-27 “кайнар линия”се телефоны яки 8-800-510-55-55 телефоны аша (тәүлек әйләнәсе, Россия буенча шалтырату түләүсез) белергә мөмкин.