20 ноябрьдә район мәктәпләрендә хокукый ярдәм көне үткәрелде.
Укучылар сорауларына ТР Юстиция министрлыгының әйдәүче белгече Александр Лохотский, МР башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Дамирә Идрисова, адвокат Владмир Камонин, К(П)ФУ 3 курсы студенты Луиза Сидорова җавап бирде. Чара барышында бала хокукын яклаучы халыкара хокукый актлар, ата-аналарның хокуклары һәм вазыйфалары, законны бозган очракта балигъ булмаганнарның җаваплыгына кагылучы сораулар күтәрелде. Затон урта мәктәбендә хокукый ярдәм көнендә катнашучылар хокукый грамоталыкны һәм хокукый культураны арттыргу юнәлдерелгән эшлекле уенга тартылды.