20 ноябрьдә “Акчарлак” спорт комплексында инвалидлар ункөнлеге алдыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен чара үткәрелде.Ярышлар спортның алты төре буенча үткәрелде, әмма чара килүчеләр программага үзгәртү керттеләр һәм гер күтәрү, боҗрага туп кертү кебек төрләрне өстәттерделәр. Шулай итеп, ярыш программасына йөзү, гер күтәрү, боҗрага туп ыргыту, скакалка аша сикерү, идәннән этәрелү, дартс, өстәл теннисы кертелде. Кызганычка каршы, катнашучылар күп түгел, әмма килүчеләр спортның берничә төрендә катнашты. Чараны “Акчарлак” СОК яшьләр эше, спорт бүлеге һәм спортмәктәбе белән берлектә оештырды.
25-28 ноябрьдә Казанда “Кулай мохит” программасы кысаларында инвалидлар арасында республика спартакиадасы була. Районыбыз спортчылары да анда катнашачак. Аларга уңышлар теләп калыйк.