Зиратны тәртипкә китерү

2014 елның 24 ноябре, дүшәмбе

Узган ял көнендә Балтач авылында зират өстен чистарту өмәсе булды.

Халык күп җыелган иде. Анда олысы да, кечесе дә катнашты. Каты-кураны җыештырдылар, корыган ботакларны кистеләр, чүп-чарны җыештырдылар, карт һәм корыган агачларны кистеләр “Халык бездә актив, тик менә аларны оештыра белергә генә кирәк, - ди җирлек башлыгы Хәниф Гатауллин. – Быел ярдәмчеләр – ТИҮ барлыкка килде, алар хуҗалык мәсьәләләрендә безнең төп терәк булып тора”. Башкарылган эштән барысы да канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International