Якшәмбе көнне Тәмте мәдәният йорты һәвәскәр умартачыларны җыйды.
Чара вакытында күп төрле мәсьәләләр тикшерелде, продукция сату проблемасы күтәрелде һәм башка төр сораулар каралды. Өч сәгать вакыт сизелми дә үтеп китте, умартачылар эш тәҗрибәләре белән уртаклашты, ахырдан киләсе язда тәҗрибәле умартачылар умарталыгында күчмә практик дәресләр үткәрергә дигән карарга килделәр.