Кичә “Кама Тамагы” АХПың Кече Салтык бүлекчәсендә район башлыгы Зөфәр Гарәфиев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев, район авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре катнашында малларны кышлату мәсьәләсенә багышланган күчмә киңәшмә булды.
Киңәшмәдә малларны асрау һәм ашату технологиясе, сөт җитештерү йөкләмәсен үтәү мәсьәләләре тикшерелде.