Бәйрәм концерты

2014 елның 2 декабре, сишәмбе
Залда утыручы әниләр. апа-сеңелләр һәм кызларыбызны МР башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Малюков бәйрәм белән котлап, болай диде: "Халыкара Әниләр көне - җир йөзегндә яшәүче һәркемнең бәйрәм ул, чөнки безнең һәрберебезнең безгә тормыш бүләк иткән Әнисе, Әнекәе, Әниеме бар. Бу көнне барысы да кадерле әниләр өчен. Бу бәйрәм киләчәктә әни булучылар, шулай ук инде ике тапкыр әни булып, хәзер дәү әниләр өчен.Чәчәк бәйләмнәре, котлау, рәхмәт һәм соклану сүзләре барысы да алар өчен. Сүз уңаеннан, әниләр боларга бәйрәм көнендә генә түгел, ә елына 365 көн лаек". Концерт программасында Ксения Юманова. Луиза Микерина. Суфия Гобйдуллина, Нурфия Мәһдиева һәм башкалар чыгышы бар иде. Тамашачылар артистларынң барысын да көчле алкышларга күмде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International