5 декабрь Кадет мәктәбенең 11 сыйныф укучылары Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Бөек Ватан сугышы ветераны Ерунов Анатолий Николаевич белән очрашу оештырдылар. 40 минут буе Анатолий Николаевич балаларның сорауларына җавап бирде һәм аларга тормыш юлын сөйләде.