Юбиляр

2014 елның 9 декабре, сишәмбе
8 декабрьдә Балчыклы авылында яшәүче Кәримова Минҗиһан Минһаҗ кызы 90 яшьлеген билгеләп үтте. МР башлыгы исеменнән ветеранны МР башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдан Шәйморзин һәм Олы Бортас авыл җирлеге башлыгы Радик Сәгъдиев Минҗиһан әбигә җылы котлаулар җиткерде һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын тапшырды.
Минҗиһан әби авыл мәктәбендә 7 класс белем алганнан соң колхозда төрле эшләрдә эшләгән. 1941 елда әти-әниләре белән Казанга күченеп китә. Сугыш елларында Минҗиһан әби 16нчы заводта станокта эшләгән. Сугыш беткәч 1945 елда Салават исемле Балчыклы авылы егете белән Казанда тормыш башлап җибәрәләр. 1950 елда гаиләләре белән Балчыклы авылына әйләнеп кайталар. Тормыш иптәше белән бер бала тәрбияләп үстерәләр. Лаеклы ялга чыкканчы Минҗиһан әби колхозда төрле эшләрдә эшләгән. Бүгенгесе көндә улы Илсур һәм килене Нурлыгаян тәрбиясендә яши. Аның 5 оныгы, 5 оныкчыгы бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International