Сертификатлар тапшырылды

2014 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе

11 декабрьдә ЗАГС бүлегендә ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ильдан Шәймурзин һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Халикова бәхетле әти-әниләрне гаиләдә икенче балалары туу белән котлады. Ильдан Галимҗан улы Иске Кәзиледән Рафия Шәмсетдинова, Кама Тамагыннан Наталья Свиридова һәм Алсу Гафиатуллинага, Мордва Каратаеннан Ирина Толчининага һәм Тәмтедән Оксана Хохловага нәниләренә бәхет-сәламәтлек теләп, ана капиталы сертификатлары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International