"Код сәгате" акциясе

2014 елның 16 декабре, сишәмбе

4 нче-12 нче декабрь Россиядә информатика көне буларак билгеләп үтелә. Шушы форсаттан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы «Россиядә код сәгате” акциясе уздыруны максат итеп куйды.Бөтен илнең мәктәпләрендә информатика дәресләре узды.

Иске Казиле мәктәбендә дә код сәгате үтте. Анда укучыларга информацион технологияләр турында сөйләнде, информатика фәнен өйрәнү һәм программалаштыруны ни өчен белергә кирәклеген видеоматериалларга нигезләнеп аңлатылды. Дәрес ахырында һәр укучыга да бу акциядә катнашу максат итеп куелды һәм сертификатлар тапшырылды. Акция организаторларына бик зур рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International