Тамашачылар симпатиясе концерты

2014 елның 19 декабре, җомга

18 декабрь Республика ветераннары Советы иҗади коллективлар һәм солистлар соравы буенча Яшел Үзән шәхәренең мәдәният йортында ветераннар талантлары арасында тамашачылар симпатиясе концерты узды.  Бу чара III Республика фестиваленең 7 нче зональ “Балкыш”(“Сияние”) үзэшчән башкаручылар карауларыннан соң оештырылды. 2 һәм 11 октябрьдә оештырылган Гала – концерт  бөтен артистларның башкаруын үз эченә кертеп бетерә алмады. Шуңа бу концерт оештырылды.

Безнең районан бу концертта Красновидово мәдәният йортының “Оберег” фольклор ансамбле (җитәкчесе Л.А.Вәлиева), Владимир Александрович Карпов (Тәмте ав.), Сания Закировна Зияфатова (Иске Казиле ав.) чыгыш ясадылар. Бөтен чыгыш ясаучылар да концертта катнашкан өчен бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International