Уңышлы булырга өйрәнәбез

2014 елның 19 декабре, җомга

2014 елның 19 декабрендә Кама Тамагы  урта гомуми белем мәктәбендә  3 “А” сыйныфы укучылары белән үстерү шөгыле үткәрелде. Шөгыль «Мин» уңай образын, “Уңышлы кеше” төшенчәсен формалаштыру, кеше шәхесенең уникальлеген һәм бәясен аңлау максатларында үткәрелде.

Һәрбер кешенең нәрсәгә ирешергә теләгәне турында үз күзаллавы бар. Бүген күбесе уңыш турында, гөмердәге уңышлык турында сөйлиләр. Уңышка олылар да, балалар  да омтыла алалар, чөнки уңыш – ул ирешкән нәрсәдән шатлык һәм канәгатьләндерү кичереше.

“Ничек уңышлы кеше булырга?” соравын уйлашу йөрешендә балалар үз фикерләрен әйттеләр: сәламәт булырга, тирә-яктагылар белән аралаша белергә, үз-үзең өчен кызык һөнәр алырга кирәклеген белдерделәр.

Күнегүләрне үстерү өчен балалар белән “Күченүләр”, “Самопрезентация” уеннары, “Минем уңышлар”, “Сукыр паровоз” күнегүләре үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International