2014 елның 18 декабрендә Кама Тамагы МР башлыгы белән ришвәтчелеккә каршы тору комиссиясе утырышы булды. Анда чираттагы сораулар каралды:
1. ТР Президенты белән ришвәтчелеккә каршы тору сораулары буенча аерым указларына үзгәрешләр кертү турында;
2. ТР социаль-икътисад мониторынгы комитеты белән әзерләнгән мәгълүмат-аналитик материалларын күзәтү һәм ТР халкының ришвәтчелек турында фикерләрен өйрәнү (2014 елның социологик тикшерү нәтиҗәләре буенча);
3. Кама Тамагы үзәк район сырхауханәсенә килүчеләр арасында ришвәтчелеккә каршы тору сораулары буенча үткәрелгән анкетирование нәтиҗәләре турында.
Муниципаль районы башлыгы урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Гәбидуллин Газинур Әүхәт улы комиссия әгъзаларын муниципаль учреждениясе җитәкчеләре һәм муниципаль хезмәткәрләре табышлары турында белешмәләрен күрсәтү тәртибе үзгәрешләре белән таныштырды.
Комиссия секретаре – ришвәтчелеккә каршы тору сораулары буенча башлык ярдәмчесе Хөснетдинов Илназ комиссия әгъзаларын ТР Комитеты белән үткәрелгән социаль-икътисад мониторынгы нәтиҗәләре белән таныштырды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, безнең район яшәүчеләре чиновниклар ришвәтчелеген район проблемасы буларак билгеләмәделәр.
Шулай ук, социологлар белән Кама Тамагы халкының түбән гражданлык активлыгын билгеләде. Безнең районыбыз һәм ТР буенча тагын 17 район яшәүчеләре, ришвәтчелек ситуацияләренә эләксәләр дә, аның турында беркая да хәбәр итмәгәннәр.
Коррупциноген факторларын ачыклау максатында, район халкы арасында сораштыру һәм төрле тармакларда анкетирование үткәрелде.
2014 елның декабрендә район үзәк сырхауханәсенә килүчеләр һәм авырулар арасында анкетирование булды. Аның нәтиҗәләре белән комиссия әгъзаларын баш табиб Минвәлеев Ильяс Илдүс улы таныштырды.