Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Кама Тамагы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында мәгълүмат
Районның тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Районның муниципаль берәмлекләре
Районның геральдикасы
Район турында
Районның картасы
Архитектура һәм шәһәр төзелеше
Кама Тамагы якташлар җәмгыяте
Районда туган мәшһүр кешеләр
Халыкара бәйләнешләр
Матди ярдәм
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Туризм
Һава торышы
Татарстан Президентының «Безнең ишегалды» программасы
Кама Тамагы районы муниципаль берәмлекләре урамнары реестры
Район тормышы
Районның оешмалары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципальный контроль
Программалар, проектлар, конкурслар
Планнар һәм тикшерүләр нәтиҗәләре
Кадрлар сәясәте
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Ришвәтчелеккә каршы тору
Хокукый агарту
Район комиссияләре
Территориаль сайлау комиссиясе (ИКМО)
Иҗтимагый совет
Тематик бүлекләр
2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу
Инициатив бюджет
КЕЧЕ ҺӘМ УРТА ЭШМӘКӘРЛЕК
Милли проектлар
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Кама Тамагы районы Башкарма комитеты комиссиясе
Документлар
Пресс - хезмәт
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортаж
Район Башлыгының шәхси блогы
Элемтә
Халык мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү вакыты
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Халык мөрәҗәгатьләре буенча җаваплылар
Норматив-хокукый база
Кире элемтә
Муниципаль районнар
Кама Тамагы муниципаль районы
Игътибар үзәгендә- яшүсмер
2014 елның 20 декабре, шимбә
Бу юлы да комиссия әгъзалары тыелган урыннарда тәмәке тарту, төнге вакытта өлкәннәр күзәтүеннән тыш урамда йөрү, спиртлы эчемлекләр куллану, мәктәпкә йөрмәү фактлары буенча эшләрне карады. Арада инде административ тәртип бозган өчен берничә тапкыр комиссия тарафыннан, кисәтелеп тә сабак алмаучылар булуы аеруча борчу тудыра. Балалар үрнәкне беренче чиратта яхшымы ул, яманмы- гаиләдә ата-анадан ала. Бу яшүсмерләрнең дә күбесе имин булмаган гаиләләрдән. Беренче чиратта бала өчен ата-ана җаваплы дибез. Хәтта комиссияә утырышына да салмыш хәлдә килгән ата-аналарны күргәч, алма агачыннан ерак төшмәс дияргә генә кала. Тәмте авылыннан 13 яшьлек кыз бала тәмәкегә нәкъ менә әнисеннән күреп үрелгән. Беренчедән, яшьтән сәламәтлегенә зыян салса, икенчедән, киләчәктә булачак ана, тора-бара наркотикларга үрелмәс дип кем әйтә ала. Ярый да вакытында бу яман гадәттән ваз кичсә. Шулай ук төнге вакытта урамда сыра эчкән 15-17 яшьлек яшүсмерләрнең дә аны даими кулланганда, эчүчелек тормыш нормасына әверелмәс дип кем ышанып әйтә ала. Баласы мәктәпкә йөрмәгән өчен комиссия утырышында катнашкан гаиләдә гаугалылардан санала. Ир хатыны белән аерылса да бергә яшиләр. Гаилә башлыгы спиртлы эчемлекләр белән мавыга, өйдә һәркөн ызгыш-талаш. Инде өченче мәртәбә утырышка чакырылган бу гаиләне ата-ана хокукыннан мәхрүм итүне искә төшереп соңгы кисәтү ясалды. Шулай ук һөнәри училищесында укуын ташлап, Казан шәһәренә чыгып киткән, анда җинаять кылган (талау) 17 яшьлек яшүсмер язмышы да аяныч. Балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия мәгълүматларына караганда, агымданы елның 11 аенда балигъ булмаганнар тарафыннан ике җинаять кылынган. Алып барылган кисәтү чараларына карамастан, балигъ булмаган балаларын тәрбияләүдә ата-ана вазыйфасын тиешенчә башкармау фактлары комиссия өчен элеккечә көнүзәк мәсьәлә булып кала. Агымдагы елда узган ел белән чагыштырганда андый гаиләләр саны арткан. КДН җаваплы секретаре Рамил Хәйруллин болай ди: -“Озак еллар дәвамында беренче тапкыр комиссиягә ата-аналарның балаларын спиртлы эчемлекләр куллануга тартуы кебек коточкыч фактны тикшерергә туры килде. Социаль яктан куркыныч һәм авыр тормыш шартларында калган гаиләләр комиссиянең җитди игътибарында тора”. Бу гаиләләрдәге 21 бала эшкә урнаштырылган, ә 6 бала җәйге ялларын башка райондагы шифаханәләрдә үткәргән. 24 гаилә патронатта тора (узган ел 25 гаилә булган). 8 бала ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән (узган шул чорда 4 кеше). Төрле хокук бозулар өчен 10 яшүсмер комиссиягә исәпкә куелган. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, комиссия ОВД, УСЗ, РОО, ЦРБ кебек учреждениеләр белән хезмәттәшлек итә. Даими рәвештә авыр тормыш шартларыннан ничек чыгу турында кисәтү әңгәмәләре үткәрелә, киңәшләр бирелә һәм тәкъдимнәр әйтелә. Яңа ел алдыннан гаиләләргә иминлек телибез, һәр гаиләдәге бала тәртипле булып үссен.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
апрель, 2026 ел
Атналык планерка
Район учреждениеләре, предприятиеләре, оешмалары җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән үткәрелгән киңәйтелгән киңәшмәдә төп мәсьәләләр каралды
Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Кама Тамагы муниципаль районы буенча бүлегендә гражданнарны күчмә кабул итү булачак
2026 елның 10 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Кама Тамагы муниципаль районы буенча бүлегендә гражданнарны күчмә кабул итү булачак
Татарстан Республикасы делегациясе Үзбәкстанга мәдәният өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу өчен килде
Татарстан Республикасы делегациясе Үзбәкстанга мәдәният өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу өчен килде
6
апрель, 2026 ел
«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре»конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү башланды
«Россиянең иң яхшы 100 товары» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы сыйфатында уздырыла торган «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсының оештыру комитеты чираттагы 2026 елгы конкурсны башлап җибәрү турында Карар кабул итте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз