21 декабрь “Татнефть- Арена”да республика яңа ел чыршысы үтте. Анда 7- 11 сыйныф укучылардан мәктәп тормышында актив катнашучылар, уку алдынгылары, спорт уеннары җиңүчеләре, ятимнәр һәм балалар йортында тәрбияләнүчеләр җыелды. Бу бәйрәмдә катнашуга Кадет мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Афанасьев Дмитрий лаек булды. Һәр елгы Президент чыршысына респуликаның төрле почмакларыннан җыелган укучылар килде. Бу елда чыршы тагын да искиткеч формалар алган иде. Срецэффектлар, костюмнар, кызыклы номерлар оештырылган иде. Оештыручылар балаларга куп актерлар катнашкан онытылмаслык тамаша бүләк иттеләр.