25 декабрь авыл хуҗалыгы идарәсе каршындагы мәйданда авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе булачак. Анда “Кама Тамагы” СХП, Олы Кариле, Ленин исемендәге , Красновидово ХПП сы катнашачак.Шулай ук ярминкәдә районнын гаилә фермалары, ИП һәм районның кулланучылар оешмасы үзенең сату үзәген җәеп җибәрәчәк. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Валиев Ильфат әйтүенчә, продукциягә бәяләр яраклы булачак, мәсәлән, сыер итенә бәяләр килосына 250 сумнанартык булмый, сөт- 1 литрга 25 сум, бөртек белән печәнгә кагылганда, бодай – 8 сум, арпа- 7 сум торачак. Төгәл бәя бары тик балга гына куелмаячак. Бу продукция төренә сатучылар бәяне үзләре куячак.