Бәйрәм көннәрендә клиентлар хезмәте эше режимы

2014 елның 23 декабре, сишәмбе

Пенсия Фонды Идарәсе хәбәр итә: 2015 елның 1-11 гыйнварендә ТР Апас һәм Кама Тамагы районнарының Пенсия Фонды Идарәсенең клиентлар хезмәте белгечләре белән телефон буенча гражданнарны кабул итү һәм консультация үткәрелмәячәк.

2015 елның 8 гыйнварендә дежур режимда сәг.14:00 кадәр эшләми торган пенсионерларны җирләү пособияләрен рәсмиләштерү сораулары буенча гражданнарны кабул итү булачак.

Хөрмәтле Каматамагылылар!

Искә төшереп китәбез, пенсияләр гадәттәге режимда (2015 елның 3 гыйнвареннән) сезгә туры килгән график буенча таратылачак.

 

ТР Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Россия Пенсия Фонды Идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International