Атналык семинар-киңәшмә

2014 елның 23 декабре, сишәмбе

2014 елның 23 декабрендә “Кама Тамагы “авыл хуҗалыгы предприятиесы” ачык җәмгыять оешмасының “Чаллы” бүлегендә һәм “Келәнче” бүлекчәсендә, шулай ук “Красный Восток” ачык җәмгыять оешмасында (Олы Кариле) Кама Тамагы МР башлыгы урынбасары Гәбидуллин Г.Ә. , районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре һәм бүлекчеләр җитәкчеләре белән семинар-киңәшмә булды.

Терлек кышлавы, сөт савымы планнарын башкару, азык белән тәэмин итү сораулары каралды. Шулай ук, Яңа ел каникулларында эшне оештыру, хезмәт тәртибен саклау, янгын иминлеге техникасы буенча рекомендацияләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International