“Кайнар линия” эшли

2014 елның 24 декабре, чәршәмбе

                                                                                      “Кайнар линия” эшли

“Соры” базарга иң элек эш бирүчеләр тарафыннан эшче урыннарны хезмәт килешүе төземичә бирү, рәсми бухгалтерия документлары буенча исәпкә алынмаган хезмәт хакы түләү, ягъни хезмәт хакын “конвертта” бирү керә.

Чыгымнарны киметергә теләп, эш бирүчеләр хезмәт мөнәсәбәтләрен подряд килешүләре белән алыштырырга тырыша. Нәтиҗәдә хезмәткәрләргә хезмәт хакы рәсми булмаган бухгалтер исәбенән тыш түләнә. Шулай итеп бюджет һәм бюджеттан тыш фондлар бердәм социаль һәм керемгә карап алына торган салымнар сыйфатындагы керемне алып җиткерми, дәүләтнең икътисадый мәнфәгатьләре бозыла, хезмәткәрләр хезмәт, пенсия һәм башка тармакларда законда каралган гарантияләре һәм хокукларыннан мәхрүм ителә. Эш бирүчеләр тарафыннан хезмәт хокукларын кысрыклаучы барлык фактлар турында 2-15-51 (МР башкарма комитетының икътисад бүлеге) телефонына шалтырата аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International