Кама Тамагы муниципаль районының гомуми белем оешмаларында “Чисталык дәресе” республика табигатьне саклау экологик-мәгариф акциясе чаралары үткәрелде.
Укучылар “Долгая поляна” дәүләт табигать комплекслы заказнигының соклау өлкәсендә дәүләт инспекторы белән очраштылар, экологик әкиятләрне әзерләп сәхнәдә күрсәттеләр, табигатьне саклау тематикасына багышланган төрле уеннарда, викториналарда һәм бәйгеләрдә катнаштылар. Тематик сыйныф сәгатьләрендә балаларга тирә-якны саклау проблемасы һәм туган җир, Җир шары турында материаллар һәм презентацияләр күрсәтелде.