25 декабрьдә мәдәният йорты каршындагы мәйданда районның төп чыршысы ачылды. Бөтен мәйдан матур кар сыннары белән бизәлгән, балаларның күбесе шулар янында истәлеккә фотога төшергә теләде. Караңгы төшү белән тагын да күңеллерәк булды – барлык административ биналарда төсле утлар кабынып, әкияти дөнья төсмере бирде.
Кыш бабай үзенең ярдәмчеләре белән яңадан-яңа конкурслар игълан итеп торды. Бу көнне Кыш бабай бик юмарт булды, балаларның берсе дә бүләксез калмады. Районның төп чыршысы ачылышы шатлык һәм күтәренке кәеф бүләк итте. Арыган, әмма канәгать һәм бәхетле кунаклар бәйрәмнең дәвам итүе турындагы өмет белән өйләренә таралышты, чөнки тиздән район үзәге микрорайоннарында үз бәйрәмнәре үткәреләчәк.