Узган пәнҗешәмбедә район мәдәният йорты каршындагы мәйданда авыл хуҗалыгы продуктлары сату буенча бәйрәм алды ярминкәсе үткәрелде.
Авыл хезмәтчәннәре район үзәгендә яшәүчеләр өчен кулай бәяләрдән үзләре җитештергән продуктлар: ит, сөт, бал, ашлык алып килгән иде. Авыл хуҗалыгы бүлекчәләреннән тыш, ярминкәдә Кама Тамагы ашлык кабул итү предприятиесе, район кулланучылар җәмгыяте, фермерлар һәм шәхси эшмәкәрләр дә сәүдә итте.