Тәмте Яңа ел чыршысы ачылды

2014 елның 27 декабре, шимбә

26 декабрьдә Тәмте мәдәният йорты каршындагы мәйданда мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре әзерләгән Яңа ел чыршысы ачылды.

Бәйрәмне шаян шамакайлар ( театр төркемндә катнашучылар) ачты, аннары балалар янына кунакка Кыш бабай, Кар кызы, узып баручы ел символы Ат һәм киләсе ел хуҗасы - Кәҗә кунакка килде. Бергәләшеп әйлән-бәйлән уйнады, җырлар башкарды,биеделәр.

Соңрак балалар ике төркемгә бүленеп уеннар һәм конкурсларда катнашты. Бәйрәм чарасы тәмамлангач барысы бергә истәлеккә фотога төште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International