“Оста куллар” түгәрәге катнашучылары авыл мәдәният йорты һәм китапханә директоры җитәкчелеге астында Яңа ел бәйрәмен оештыру буенча әзерләү эшен үткәрде. Балалар үз куллары белән кул астындагы материаллардан Кыш Бабай һәм Кар Кызы сүрәтләрен паннога чиктеләр, “Чыршы парады” һәм “Яңа ел калейдоскопы” күргәзмәләрен оештырдылар. Шуннан башка, урамда кар фигураларын әвәләп ясадылар.